Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

ҮРМӘКҮЧ

Тормышны, дөньяны ярата торган бер Үрмәкүч бар икән. Тик менә аның үзен берәү дә яратмый, ди. Балалар аны күрүгә куркып качалар, ә олылар борыннарын җыералар.

 

Бу хәл Үрмәкүчне башта аптырашта калдырган, ә аннары бөтенләй дә сагышка салган. «Мин әллә бик ямьсез үрмәкүч микән?» – дип уйлана башлаган ул. Шуннан көзге янына үрмәләп менгән дә үз-үзенә караган.

«Юк инде, алай ямьсез дә түгел, күзләрем әнә ничек матур иттереп карый. Нишләп, алайса, миннән куркалар соң? Бәлки, берәр дус тапсам, ул миңа барысын да аңлатып бирер», – дип уйлаган Үрмәкүч. Шуннан үзенә дус эзләп карарга булган. Тик юк, аны күрүгә, барысы да тизрәк качу ягын карыйлар икән. Дуслашырга теләвен аңлаучы табылмый, ди.

Шулай да Үрмәкүч берәүгә дә үч сакламаган, үз эченә үзе бикләнгән дә караңгы бер почмакта яшәргә булган. Әмма аның күңелендәге сагыш, моң аңа тынгылык бирмәгән. Күңеленең иң түрендә өмет уты яшәгән.

Бер төнне төшендә ул матур рәсемнәр төшереп үрелгән челтәрләр күргән. Йокысыннан уянуга, Үрмәкүч челтәр үрә башлаган. Матур, төгәл итеп үрелгән челтәрләрне күреп сокланмый мөмкин түгел икән. Һәм, чыннан да, бу челтәрләрне күреп, кешеләр, хайваннар, кошлар һәм бөҗәкләр дә сокланган. Хәтта болытлар артына качып моңаеп утырган кояш та, бу челтәрләрне күрергә дип, күк уртасына чыккан һәм елмаеп җибәргән. Кинәт кенә көзге яңгырлар да туктап калган.

Ә Үрмәкүч бар дөньясын онытып үргән дә үргән һәм, үзе дә сизмәстән челтәрләренә ияреп, яктыга чыккан. Шуннан аптырашта калган. Аннан берәү дә курыкмый, ә киресенчә, аңа сокланып карыйлар икән. Аны күрүгә үк кычкырып елый башлый торган кызчык та шатлыгыннан көлеп җибәргән:

– Менә кем үрә икән бу матур челтәрләрне, – дип, кулларын чәбәкләгән.

Үрмәкүч башта оялып куйса да, соңыннан чиксез бәхетлегә әйләнгән. Аны барысы да ярата, дус итә бит. Аңлаган Үрмәкүч: сине яратсыннар өчен үзең генә түгел, ә эшләгән эшләрең дә матур булырга тиеш икән.

Айсылу Имамиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев