Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

Хисап мәсьәләләре

Бергәләп уйлыйк

Кушу 
Без... без... без идек,  
Без биш кенә кыз идек.  
Килеп керде Хәдичә,  
Хәзер инде без ничә?

Тапкырлау  
Без... без... без идек,  
Без ничәдер кыз идек.  
Өч пар булып тезелдек,  
Хәзер ничәү без инде? 

Алу
Без... без... без идек,           
Без бит сигез кыз идек. 
Китеп барды бишәвебез, 
Хәзер калдык ничәү без?

Бүлү
Без... без... без идек,          
Без... без... алты кыз идек. 
Алты телем алма телдек, 
Ничәшәр телем бүлдек?
Бари Рәхмәт

Ничә сәгать кызынганбыз? 
Без, без, без идек,                 
Без унике кыз идек. 
Атна буе һәр көн без 
Берәр сәгать кызындык. 
Ничә сәгать кояшта 
Кызынганбыз һәммәбез?.. 
Уйлыйк әле, әйдәгез.                                
Хәкимҗан Халиков

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев