Логотип Журнал Сабантуй
ИҖАТ

ХАЛЫК АВЫЗ ИҖАТЫ: Яз турында сынамышлар

*** Каен суы күп акса, җәй яңгырлы булыр.*** Суда бака кычкыра башлаганда сабанга чык.*** Майда яңгыр шәп булса, арыш уңар.*** Май ае салкын булса, игенгә туклык булыр, чебешкә юклык булыр.*** Яңгыр а...

*** Каен суы күп акса, җәй яңгырлы булыр.
*** Суда бака кычкыра башлаганда сабанга чык.
*** Майда яңгыр шәп булса, арыш уңар.
*** Май ае салкын булса, игенгә туклык булыр, чебешкә юклык булыр.
*** Яңгыр атна кич башланса яки кояш баеганда башланса, бер атна буена явар.
*** Черкиләр яз көне иртә күренсә, һава җылыныр.
*** Карлыгач иртә килсә, көннәр тиз матурланыр.
*** Йолдызлар куе күренсә, аяз булыр.
*** Майның егерме берендә яңгыр булса, көз яңгырлы булыр.
Фото: pixabay.com

tazbash.ru сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев