1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне
Һәр елны җәйнең беренче көнендә бик матур бәйрәм уза. Ул – балаларны яклау көне. Бу бәйрәм үзе белән җылылыкны гына түгел, ә көтеп алынган озын каникулларны да алып килә. Халыкара балаларны яклау көне күп илләрдә билгеләп үтелә. Ә беренче тапкыр ул 1950 елда бәйрәм ителә башлый. Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп тора Балаларыбыз бәхетле булсын!
Шундый якты, шундый көләч
Беренче көне җәйнең,
Назлап кына сыйпап сөя,
Кочагыдай әнинең.
Балаларны яклау көне –
Шундый матур бәйрәм бар,
Мәйдан тулы бала-чага,
Балаларга урам тар.
Бәхетле безнең балачак,
Яклау-саклаулы булгач,
Чыңлап тора җырларыбыз,
Чәчкәгә, нурга тулгач.
Вәсимә Ураксина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев