Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

1 октябрь – Өлкәннәр көне

1 октябрь – Өлкәннәр көне

Илебез буенча 1 октябрьдә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Төрле җирләрдә хөрмәтле картларыбызны котлаулар, бүләкләүләр белән искә алабыз.
 


 

 

Кадерле әби-бабаларыбыз!

 

 

Заман авырлыкларына бирешмичә илебез уңышы өчен көчегезне кызганмагансыз. Бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен рәхмәт сезгә!
Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз! Саулык-сәламәтлектә, дөньяга ямь биреп яшәгез,
урыннарыгыз өйнең түрендә булсын!
Бәйрәмегез белән!

 

 

 

 


Хөрмәтле өлкәннәребезне котлау өчен бу көннәрдә төрледән-төрле чаралар уздырыла.
Бу бәйрәм ничек барлыкка килгәнен барыбыз да беләме? 1990 елның 14 декабрендә 1 октябрь “Өлкәннәр көне” итеп игълан ителә. Иң беренче бу бәйрәмне Европада, аннан Америкада, ә инде 80нче елның ахырында бөтен дөньяда бәйрәм итә башлыйлар.
Дөньяда иң кадерле булган әти һәм әни турында без күп сөйлибез. Ә менә аналарның да, аталарның да әниләре булган, аларга тормыш биргән, кеше иткән кешеләр – әби-бабайларга һәрчак тиешле игътибарны бирмибез.
Әби-бабайлы кешенең нинди бәхетле икәнен һәр бала белә. Алар булмаса, өйдә, гомумән, тормышта ямь калмас иде. Аларны рәнҗетү, берүзләрен ялгыз калдырып китү, алар белән дорфа мөгамәләдә булу зур гөнаһ. Әби-бабаларыбызны хөрмәт итәргә, яратырга, кадерләргә кирәк!

 

 

 

 

Дустым, бүген син дә яраткан дәү әниеңне, дәү әтиеңне,
олы туганыңны котларга онытма! Җылы сүзләреңне, якты йөзеңне кызганма!


***
Һәр җирдә бер хикмәт көтә:
Бүген гади көн түгел.
Бүген – өлкәннәр бәйрәме,
Шуңа шатлана күңел.
Кояш көлеп уянды да,
Нурларын сипте мулдан.
Өлкәннәр килгән мәктәпкә
Атлап кояшлы юлдан.
Бәйрәмегез котлы булсын,
Табыныгыз мул булсын,
Күңел шатлык белән тулсын,
Ял кичәгез гөрләп торсын.
Шатлык җыры илем күгендә.
Өлкәннәрне бәйрәм белән котлап,
Кошлар җырлый туган җиремдә,
Без җырлыйбыз Сезнең өчен дә.
***
Тыңлыйбыз сезнең сүзне.
Һәр эштә үрнәк сез безгә,
Хөрмәт итәбез сезне.
Ышаныгыз,без мәктәптә
Бик тырышып укырбыз.
Кайгы-хәсрәтләр китерми,
Таянычыгыз булырбыз.
Зәңгәр күгемдә ал кояш
Сүнмәсен, балкып торсын.
Өлкәннәрнең нурлы йөзе
Гел көләч булып калсын.
Туган җирем ал чәчәкле
Гүзәл гөлбакча булсын.
Җиребез, зәңгәр күгебез
Шат җырлар белән тулсын!
***
Сызламасын газиз җаннарыгыз,
Сызласа да аяк – кулларыгыз.
Озын гомер бирсен Сезгә ходай
Рәнҗетмәсен ул һәм кызларыгыз!
Еллар үтә диеп борчылмагыз,
Еллар үтү берни түгел ул.
Сау – сәламәт булып озак яшәү –
Үзе бәхет, үзе шатлык ул.
Яшәгез сез мәңге яшь булып,
Туган йортыгызда ямь булып.
Сез булсагыз сау – сәламәт,
Оныкларга булыр бик рәхәт.
Оныкларга терәк булып,
Яшәгез сез шатлыкта.
Сәламәтлек, ак бәхетләр
Юлдаш булсын картлыкта.
Көзләр җитте диеп моңаймагыз,
Мәңге горур булып калыгыз.
Кояш кебек янып яшәдегез,
Йолдыз кебек балкып яныгыз.
Картаймыйча шулай кояш кебек
Балкып торыгыз сез иртә - кич.
Яхшылыкны җирдә ятмый, диләр
Онытмабыз сезне һич тә без.
***
Иң матур юллар –
Син йөргән юллар,
Иң тәмле сулар –
Син биргән сулар.
Иң йомшак куллар-
Син сөйгән куллар.
Иң якты моңнар-
Син белгән моңнар.
Иң кайнар эзләр-
Син баскан эзләр,
Иң моңлы күзләр-
Син баккан күзләр.
Иң тугры сүзләр-
Син әйткән сүзләр.
Иң сабыр йөрәк-
Синең йөрәгең.
Иң талмас беләк-
Синең беләгең,
Иң изге теләк-
Синең теләгең.
Иң бөгелгән бил-
Ул синең билең,
Гөл сибелгән тел-
Ул синең телең.
Үч тотмас күңел-
Синең күңелең, әбием!
***
“Әбекәй-алтыным”
Чәчәк эзләп йөрдем кырларда,
Белмим сезне ничек зурларга.
Телим сезгә изге теләкләр,
Йолдыз булып яна йөрәкләр.
***
Кайгыларны сыйпап аласыз,
Хәерле юл теләп каласыз.
Сез бит шундый сабыр һәм чыдам.
Сезне уйлап юлга мин чыгам.
Дөньядагы һәрбер яхшылыктан
Өлеш чыксын сезгә, шул гына.
Без телибез сезгә ак бәхетләр,
Шатлыкларга илткән юл гына.
Гөлләр дә елмаеп баш ия:
Яшәгез кадерле әбиләр, бабайлар!
Сез булган урында,
Сез булган урында
Мәңгелек язларның яме бар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев