Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

14 февраль – Гашыйклар көне

Гашыйклар көне ул – хис-тойгыларыңны белдерер, сөюеңне-йөрәгеңне ачып салыр өчен иң үзенчәлекле көн.

Бу бәйрәмнең тарихы Урта гасырларга барып тоташа. Рим императоры Клавдий II шундый указ чыгара: ир-егет кыюлык һәм батырлык күрсәтеп сугышсын өчен, аларга өйләнү тыела. Гади табиб булып эшләгән Валентинга императорның мондый таләбе ошамый һәм ул качырып, яраткан йөрәкләрне очраштырып, күрештереп тора. Валентинның бу эше императорга билгеле була, аны үлем җәзасына хөкем итәләр. Төрмәдә үлемен көтеп яткан яшь егет төрмә сакчысының кызы Юлия белән танышып, аңа гашыйк була. Үлем алдыннан Валентин сөйгәненә мәхәббәтен аңлатып, «валентинка» калдыра. Ахырына «Синең Валентиның» дип өстәп куя. Тик Юлия әлеге язманы Валентинның үлеменнән соң гына табып укый ала. Ә үлем җәзасы исә нәкъ 14 февраль көнне 286нчы елда башкарыла.
Изге Валентин көнен төрле илләрдә төрлечә каршы алалар. 
Гадәттә, бу көнне гашыйклар бер-берсенә чәчәкләр, шоколад конфетлар, йомшак уенчыклар, шарлар һәм бәйрәм символы булган открыткалар – «валентинкалар» бүләк итәләр, мәхәббәтләрен белдерәләр. 
«Мин сине яратам!» дигән матур сүз бәйрәмдә генә түгел, көн саен әйтелсен иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев