Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

14 февраль - Гашыйклар көне

14 февральдә Россиядә һәм дөньяда Изге Валентин көне билгеләп үтелә. Аны икенче төрле Гашыйклар көне дип тә атыйлар. Бу бәйрәмнең килеп чыгышы турында күп төрле версияләр бар.

Бәйрәм барлыкка килүнең иң танылган версиясе романтик риваятькә нигезләнгән. Анда әйтелгәнчә, Рим императоры Клавдий II ялгыз сугышчыларга өйләнүне тыйган. Рухани Изге Валентин яшерен рәвештә гашыйкларга ярдәм иткән: никахлашу йолаларын үткәргән, ачуланышканнарны татулаштырган һәм хәтта мәхәббәт хатларын язарга һәм тапшырырга ярдәм иткән.

Император Валентинның эшчәнлеге турында белгәч, руханины төрмәгә ябалар һәм үлем җәзасына хөкем итәләр. Зинданда ул төрмә надзирателенең гүзәл кызын очраткан һәм аңа гашыйк булган. Җәзалап үтерер алдыннан (13 февральдә) ул аңа мәхәббәт хаты яза, анда үз хисләрен таный һәм аны «синең Валентин» дип имзалый. Кыз хатны Валентинны җәзалаганнан соң алган дип санала. Кыз да егеткә битараф булмаган, аңа гомеренең ахырына кадәр тугрылык саклаган. 

Якынча 1850 елда Изге Валентин көнен җәмгыятьнең барлык катламнарында билгеләп үтә башлыйлар: кичәләр, баллар оештыралар һәм кәгазь котлаулар (валентинкалар) белән алмашалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев