Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

19 март – Халыкара китап уку көне

Китап – һәркемне маҗаралы дөньяга дәшүче дус, иптәш, сердәш. Балачактан ук ул безгә тирә-юньдәге дөньяны, үз-үзебезне аңларга ярдәм итә. Китап уку безне бәхетлерәк, акыллырак итә.

Кадерлә син китапны.


Китап – киңәшчең синең,
Дустың, ярдәмчең синең,
Ул хөрмәткә бик хаклы,
Кадерлә син китапны.
Почмакларын бөкләмә,
Битләрен дә ертма син,
Керле кулың белән аны
Беркайчан да тотма син.
Ул яратмый пычракны-
Керне, тузанны, тапны,
Саф, керсез күңелең белән
Бик чиста тот китапны.
Көн дә укы син аны:
Китап – якын дустың ул,
Синең сорауларыңа
Җавап биреп торыр ул!

Хәсән Шабанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев