2 апрель - Ганс Кристиан Андерсенның туган көне

Халыкара балалар китабы көне язучы Ганс Кристиан Андерсен исеме белән тыгыз бәйләнгән. Ганс Кристиан Андерсен 1805 елның 2 апрелендә  Даниядә туа. Гаиләләре ярлы була. Кечкенә Ганс әтисенең кычкырып китап укуын бик ярата торган була.

Бервакыт алар яшәгән шәһәргә Копенгагеннан танылган театр килә.  Малайга театрда шулкадәр ошый, ул үзенең уенчыкларына киемнәр тегә башлый. Әйтерсең лә, уенчык-курчаклары ‒ актерлар. Ул алар өчен үзе пьесалар уйлап таба, шушы шөгыле аңа ләззәт бирә.

Күпмедер вакыттан соң малай әтисез кала. Хәзер инде аңа берәү дә кычкырып китаплар укымый, театрга йөртми. Тик Гансның актер булырга теләве зур хыял булып кала. Соң булса да, ул гимназиягә укырга керә. Егерме ике яшендә генә аны тәмамлый. Беренче шигырьләрен ул уку елларында яза башлый. Тик, ярлы гаиләдән булганга, күпләр аннан көлә. Ләкин Ганс иҗат итүдән туктамый, әкиятләр дә яза.  Әкренләп дөньяга язучы буларак таныла. Аның турында күп кенә илләрдә ишетәләр, иҗаты белән кызыксыналар.

Андерсен әкиятләрен төрле телләргә тәрҗемә итәләр. Татар телендә аның 17 әкиятен туплаган “Унике сәяхәтче” исемле китабы дөнья күрә. Аны Люция Гыйззәтуллина тәрҗемә иткән.

Ә сез Ганс Кристиан Андерсенның кайсы әкиятен яратып укыйсыз?

 

Теманың дәвамы монда.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: