Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

21 нче февраль – Халыкара Туган тел көне.

Бу көнне билгеләп үтү инициативасы белән Бангладеш Республикасы чыга. 1999 нчы елның 17 ноябрендә ЮНЕСКО тарафыннан әлеге халыкара бәйрәм дөньякүләм туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Бүген дөнья халыклары 6 мең телдә сөйләшә. Һәркем өчен дөньядагы иң кадерлесе – беренче сөйләшә башлаган ана теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дип таныла.

Ана теле

Үз ана телем – минем өчен матур, иң тәмле тел,
Үз телем – үз әйберем булган өчен ярата күңел.
Шул ана телем белән мин максудымны аңлатам;
Шул анам теле белән «бала» диләр ата-анам.
Шул тел аркылы иман, уку-язуны үрәнәм;
Шул тел аркылы укып, белеп булырмын чын адәм.
Мин бала чактук «әти-әни» дидем шул тел белән,
Һәм дә әнкәм дә миңа «бәбкәм» дигән шул тел белән.
Әле дә шул тел белән укыйм, язам һәм сөйләшәм,
Шул татар теле белән көйлим берәр көй көйләсәм.
Һәрвакыт шул тел белән язган матур китап укыйм,
Һәрвакыт шул тел белән тарих укыйм, хисап укыйм.

Мәҗит Гафури

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев