Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

24 гыйнвар - Халыкара эскимо көне

Бүген – Халыкара эскимо көне.

Эскимо ул – шоколад белән капланган, таяктагы туңдырма. Аның тарихы инде берничә меңъеллыкка кайтып калса да, эскимоның туган көне дип нәкъ менә 24 гыйнвар санала. Чөнки 1922 елның нәкъ шушы көнендә Христиан Нельсон шоколадлы глазурьлы туңдырмага патент ала. Киң таралган фикер буенча, балалар өчен тәм-томнар җитештерү фабрикасы хуҗасы бервакыт каймаклы туңдырма брикетына шоколадлы глазурь сипкән. Туңдырманың яңа төре аның сатып алучыларына шулкадәр ошаган ки, беренче партиядә 25 мең эскимо булган. Беренче эскимо таяксыз чыгарылган, туңдырма 15 елдан соң гына таяк алган.

«Эскимо» – француз сүзе. Эскимос костюмына охшаган балалар комбинезонын алар нәкъ шулай атап йөрткән. Шунлыктан «шоколадлы» комбинезон кигән туңдырмага эскимо дигән исем биргәннәр.

Һәр эскимо – туңдырма, әмма һәр туңдырма эскимо түгел. Аерым алганда, Россиядә гамәлдәге ГОСТ таләпләре буенча эскимо бары тик таякта һәм глазурьда гына булырга мөмкин.

Бүген туңдырма яратучылар үзләренә рәхәтләнеп бәйрәм оештырып, тәмле туңдырма белән сыйлана алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев