Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне.

Татарстан Республикасы Конституциясе 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителә. Әлеге документ беренче тапкыр Татарстан өчен махсус язылган

Ләкин календаребездә 6 ноябрьне кызыл төс белән билгеләр алдыннан, Татарстанда зур һәм катлаулы эш башкарыла. 1990 нчы елның 31 августында Татарстан Республикасының Югары Советы, республиканың төп законын эшләү һәм булдыру максатыннан, Татарстан Президенты җитәкчелегендә комиссия оештыру турында карар кабул ителә.

Конституция проекты әлеге комиссиясенең иҗат нәтиҗәсе була. Документ 1991 нче елның 31 декабрендә халык игътибарына тәкъдим ителә. Нәтиҗәдә биш меңнән артык искәрмә кертелә.

1992 нче елның 6 ноябрендә әлеге мөһим документ тулысынча кабул ителә.

Күпмедер үзгәрешләргә дучар булса да, бүгенге көндә күпмилләтле Татарстан шушы төп законга таяна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев