Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

9 февраль – Бөтендөнья стоматологлар көне

1790 елның 9 февралендә Джордж Вашингтонның шәхси табибы дөньяга беренче стоматологик борны тәкъдим иткән.

Һай, тешем!

Һай, тешем сызлавы
Башымны бораулый,
Бүредәй улыйм да
Мәчедәй мыраулыйм.

Ут капкан шикелле,
Чабам да чабам мин;
Тастымал ябам мин,
Дарулар кабам мин.

Гәүдәгә - ябыктым,
Яңакка - симердем…
Ник, нигә шулхәтле
Мин конфет кимердем?

Сызлый да сызлый теш,
Тынгы юк кич-иртән.
Ашамас идем лә
Конфетны һич бүтән…

Кирәкми, барсын да
Диңгезгә атсыннар;
Заводын ватсыннар,
Кибетен япсыннар!…

Күзләрем йомылмый
Авызым ачылмый.
Ай, тешем, вай, тешем!
Сызлавы басылмый…

Чү, тукта, туктагыз,
Сызлады, и - бетте.
Ватмагыз заводны,
Япмагыз кибетне …
Бирегез конфетны!

Шәүкәт Галиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев