Ак шоколад ашасаң...

22 сентябрь – ак шоколад көне
Бүген шоколадның әллә никадәр төре бар. Алар арасында иң “яше” – ак шоколад. Аны уйлап табуга бер гасыр да булмаган әле. Гадәти шоколадның яше исә мең ел дип исәпләнә.
Ак шоколадның файдасы һәм зыяны турында күп бәхәсләр йөри. Аның һичшиксез файдалы ягы – селенга бай булуы. Бу элемент кан тамырларын ныгыта, йөрәк эшчәнлеген яхшырта. Ак шоколад составындагы К витамины исә бөерләргә файдалы.
Ак шоколадны косметологиядә дә киң кулланалар. Аннан ясалган маскалар картаюдан бик шәп кремнарга караганда да яхшырак саклый икән.
Ә инде зыянына килгәндә, шоколадның бу төрендә синтетик катнашмалар бар. Шуңа да аны күп кулланырга ярамый.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Сәламәт буласың килсә, елмаеп йөр 1 июль – Халыкара шаярту көне
-
Мәктәпләрдә директор киңәшчеләре барлыкка киләчәк Яңа уку елыннан мәктәпләрдә тәрбия буенча директор киңәшчеләре барлыкка киләчәк.
-
Социаль челтәрләрнең уңай һәм тискәре яклары Социаль челтәрләрдән файдаланучылар көненә уртача өч сәгать вакытларын экран каршында үткәрә. Моның уңай һәм тискәре якларын бергәләп ачыклыйк.