Логотип Журнал Сабантуй
Беләсем килә!

Балалар ясаган фәнни ачышлар

8 февраль – Россия фәне көне

8 февраль – Россия фәне көне

Фән көнендә балалар ясаган фәнни ачышларны барларга булдык. Бактың исә, алар бик күп икән.

  1. Электрон сурәт. Телевидениенең барлыкка килүенә үз вакытында Фило Тейлор Фарнсуарт зур өлеш керткән. 15 яшьлек малай электрон сурәтне ераклыкка тапшыру буенча проект булдырган. Укытучысы бу проектны хуплаган. Соңрак үсмер электрон-нурлы торба уйлап тапкан. Бу исә телевизор кинескобына нигез булып торган.
  2. Брайль шрифты. Луи Брайль исемле малай 5 яшендә сукыр кала. Ул бик сәләтле бала була. Ләкин сәләтен үстерү, белемен арттыру өчен укый алмавы малайны бик борчый. Шуңа күрә ул күрмәүчеләр өчен махсус шрифт булдыра.
  3. Джек Андрака исемле үсмер ашказан асты бизе рагын диагнозлауның уникаль ысулын уйлап тапкан. Джекка 14 яшь вакытта рак авыруыннан аның якын туганы үлеп китә. Шуннан соң малай әлеге авыруны ныклап өйрәнә һәм аны вакытында күреп алуның уникаль ысулын уйлап таба.
  4. Парам Джаги исемле малай 13 яшендә биореактор уйлап таба. Ул автомобильдән чыккан зарарлы газларны кислородка әверелдерә. Джаги 2013 елда әлеге уйлап табышына патент ала.
  5. 11 яшьлек Евгений Салиндер 2012 елда мамонт түшкәсен табып ала. Шушы табыш галимнәргә мамонтның да дөянеке кебек өркәче булганлыгын дәлилләргә мөмкинлек бирә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев