Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Рәсем ни сөйли?

16 июль – асфальтта рәсем ясау көне

16 июль – асфальтта рәсем ясау көне

Балагыз рәсем ясарга яратамы? Ул күбрәк нинди төсләр куллана, нәрсәләр ясый? Күп очракта әти-әни рәсем сызгалап утырган баласына комачауламаска теләп, аны үзен генә калдыра. Ә бит гади генә рәсем дә балагызның эчке хис-кичерешләре турында  сөйли ала. Баланың беренче карашка күренмәгән  борчулары, куркулары рәсемдә чагылыш таба.  

Психологлар баланың эчке күңелен яхшырак аңлар өчен төрле тестлар тәкъдим итә. Мәсьәлән, “Минем гаилә” дип аталган рәсем тесты баланың гаилә әгъзаларына, туганнарына карата мөнәсәбәтен күрсәтергә сәләтле.
Балагызга “Минем гаилә” темасына рәсем ясарга тәкъдим итегез.
Беренчедән, баланың нинди төсләр куллануын карагыз. Җылы төсләр баланың тыныч булуын, ә салкын төсләр куллануы – борчу, курку булуы турында сөйли.
Икенчедән, үлчәмнәргә күз салыгыз. Әгәр ул ясаган кеше рәсемендә гәүдә төзе­леше һәм үлчәмнәр чагыштырмача дөрес икән, димәк, бала әти-әнисе һәм туганнары белән җылы мөнәсәбәттә. Әгәр әти яисә әнинең авызы зур икән – димәк бала еш критикага бирелә, аны күп әрлиләр һәм бала өчен бу зур стресс булып тора.
Бала беренче булып кемне ясый? Беренче ясаган кеше, аңа аеруча якын булуын аңлата. Әгәр дә гаилә әгъзалары бер-берсенә якын икән – димәк гаиләдә бердәмлек хөкем серә. Әгәр бала белән әтисе яки әнисе арасында ара ерак яки бер киртә тора икән, димәк баланың әлеге кеше белән мөнәсәбәтләре  начар.
Бала әтисен ясамаса? Кайбер китапларда бу баланың әтисен кабул итмәве дип аңлатылса да, моның белән генә чикләнмичә, сораштыру да үт­кәрергә кирәк. “Ул кайда, нишли?” ише сораулар биреп, гаилә башлыгының эштә булуы ачыклана ала. 
Әгәр баланың бер туганы ясалмаган яки башкалардан ераграк икән, аларның мөнәсәбәтләрен ныгыту өстендә эшләргә кирәк дигән сүз.
Баланы ясаган һәр рәсеме өчен мактарга, дәрт биреп торырга кирәк. Чөнки аның эшчәнлеге, үз-үзенә ышанычы шул рәсем аша ныгый.
Шулай итеп, гади рәсем ярдәмендә, гаиләне тагын да ныгытырга, мөнәсәбәтләрне тагын да яхшыртырга мөмкин. Бары ата-ананың теләге һәм тырышлыгы гына кирәк. Сабыйларыгызга игътибарлы булыгыз, аларның күңелләре нечкә булуы турында онытмагыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев