Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Балыкта

27 июнь – Бөтендөнья балык тоту көне

27 июнь – Бөтендөнья балык тоту көне

 

Равил Фәйзуллин шигыре

Татарстанның халык шагыйре, РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге Татарстан дәүләт премиясе лауреаты,  Муса Җәлил исемендәге премия иясе Равил Фәйзуллинның 4 августта туган көне.

 

Кармак, җимнәр алдык та

иртүк киттек балыкка.

 

Бу кызыл суалчаннарга,

бу ак чебен кортына –

без тиешбез ким дигәндә

ярты чиләк тотырга!

 

Әйтик –

бишләп сыла,

ике-өч чуртан,

җиде бәртәс, бер җәен...

Корбан белән чабак балык

сансыз кабар, тәгаен!

Бу җепләр дә ярамаса,

бу кармак та тотмаса!

Кайтканда иңең салыныр,

байлыгың баса-баса.

 

Тизрәк Ыкка!

Таллыкка!

 

...Инде кайтып киләбез.

Шырык-шырык көләбез.

Ни өченме көләбез?

Без үзебез беләбез...

 

Булатка алты чиртте.

Соңгысында чыгарды...

иләмсез зур бер галош!

Ничек җебе чыдады!

Миңа чиртте зур балык,

тик... булмады чыгарып!...

Кармак калды җәеннең

мыегына уралып!

 

Рим ярда күп чуалды.

Төрле урынга салды.

Берсендә чыгарды... минем

Кармаклы суалчанны!

 

Безнең уртак юаныч –

Азат тоткан бер маймыч.

Ята чиләк төбендә,

ун грамм бар кимендә!

 

...Бүген юл бик уңмады.

Тота идек тотуын –

урыны җай булмады.

Без утырган тугайлыкта

җиле уңай булмады...

 

Иртәгә тотарга калды

бүгенгесе өчен дә.

Әйтик,

унлап сыла,

алты чуртан,

утдүрт бәртәс...

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев