Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Барефутинг ни ул?

26 май – яланаяк йөрү көне

26 май – яланаяк йөрү көне

Әллә нинди сәер көннәр бар инде дөньяда. 26 май, мәсәлән, яланаяк йөрү көне икән. Ә сез яланаяк йөрүнең файдасы турында беләсезме? Әлбәттә, аяк киеме безне җәрәхәтләнүдән, өшүдән, пешүдән, аяктагы тире авыруларыннан саклый. Ләкин аны салсак, без тагын да күбрәк файда алырга мөмкинбез.

Яланаяк йөрү суставлар һәм мускуллардагы авыртуны киметә, кан басымы югары булганда, йокысызлык, стресс вакытында уңай тәэсир итә, иммунитетны ныгыта, йөрәк тибешен көйли. Һәркемгә билгеле: безнең табан астында массаж нокталары бар. Аларның һәркайсы билгеле бер орган өчен җавап бирә. Кеше яланаяк йөргәндә шул нокталарга массаж ясаган кебек була.

Әлбәттә, бөтен җирдә дә яланаяк йөрү файда китермәячәк. Әйтик, кафель җәелгән идән салкын булып, суык тияргә дә мөмкин. Көнчыгыш медицинасы белгечләре таш җирлек буйлап та озак йөрмәскә киңәш итә. Алар фикеренчә, таш организмның энергиясен ала. Ә иң куркынычы – җылытылган идән, ди белгечләр. Мондый идән буйлап көн буе яланаяк йөрсәң, шактый авыру җыярга мөмкин. Чөнки җылы идән канны үзенә таба тарта. Бу исә тәннең билдән түбән өлешендә кан җыелуга, төрле авыруларга китерүе бар.

“Кайда йөрергә соң?” – диярсез. Иң яхшысы – агач идән һәм җир. Бер-ике минут яланаяк йөреп кенә әллә ни күп файда алып булмый. Белгечләр исәпләвенчә, Җир кешенең начар энергиясен алсын өчен кимендә 40 минутлап вакыт кирәк.

Яланаяк йөрү тарафдарлары Европада да шактый. Алар махсус термин да уйлап тапкан. Барефутинг дип атала. Хәзер инде, яланаяк йөрүнең файдасы турында белгәч, сез дә барефутинг белән шөгыльләнә башларсыз, шулай бит?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев