Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

"Белем көне" бәйрәме ничек барлыкка килгән?

1 сентябрь – Белем көне

1 сентябрь – Белем көне

1 сентябрь -  укучылар, студентлар һәм укытучылар өчен яңа уку елы башлану бәйрәме. Озын җәйге каникуллардан соң укучылар дуслары, яраткан укытучылары белән очраша. Ә инде мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүчеләр бу бәйрәмне аеруча да түземсезлек белән көтеп ала.
Әлеге бәйрәм совет чорында ук пәйда булган. Башта ул "Беренче кыңгырау" дип кенә йөртелгән һәм календарьдә  билгеләнмәгән. "Белем көне" буларак рәсми төстә ул 1984 елдан үткәрелә башлый. Әлеге карар СССР Югары Советының 1984 елның 15 июнендә кабул ителгән 373-11 нче "1 сентябрьне бөтен халык бәйрәме - Белем көне дип игълан итү турында"гы Указы нигезендә гамәлгә кертелгән.
Гадәттә, бу көнне мәктәпләрдә бәйрәм чаралары - тантаналы линейкалар уза һәм беренче сыйныфка килүчеләр өчен тәүге кыңгырау чыңы шалтырый. Әмма совет елларында 1 сентябрьдән үк дәресләр үткәреләгән.

 

Без дә барлык укучыларны, укытучыларны, әти-әниләрне Белем бәйрәме белән котлыйбыз! Яңа уку елы файдалы гыйлемнәргә бай булсын! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев