Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Бүген юлбарыслар көне

29 июль – Халыкара юлбарыс көне

 

29 июль – Халыкара юлбарыс көне

Беренче юлбарыслар ике миллион ел элек барлыкка килгән. Юлбарысларның төп яшәү урыны – Азия регионы, анда шундый көчле ерткыч яшәү өчен бөтен шартлар да бар.

  • Хәзерге вакытта юлбарысларның 6 төре бар: себер (икенче төрле аны Амур юлбарысы дип тә йөртәләр), бенгаль, индокытай, кытай, малайя, суматран. Хәзерге вакытта юлбарысларның барлык төрләре Кызыл китапка кертелгән, барлык илләрдә дә  аларга ау тыелган.
  • Юлбарысның тырнаклары – 8-10 сантиметр. Аның тәпиләре бик көчле. Ерткычлар 6 метр озынлыкка һәм 5 метр биеклеккә сикерергә сәләтле.
  • Бер көндә юлбарыс уртача 7-9 килограмм , бер ел эчендә 2,5-3 тонна ит ашый икән. Моннан тыш, җиләк-җимеш белән дә сыйлана. Шулай да, юлбарыс берничә көн  буе ризыксыз да тора ала.
  • Себер юлбарыслары – иң зурлары булып санала. Аларның гәүдә озынлыгы – 3,5 метр, ә авырлыгы – 300 килограмм. Иң кечкенәләре – суматран юлбарыслары, аларның озынлыгы – 2 метрга кадәр, ә авырлыгы – 100-120 килограммга кадәр.
  •  Юлбарыс су ярата һәм  бик яхшы йөзә белә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев