Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Бәхет китерүче кош

30 март ‒ ләкләк көне

Күп кенә халыкларда бу кош яз һәм бәхетле тормыш символы булып санала. Аны, бәби көткән гаиләләргә балалар ташый, дип тә сөйлиләр. Сүзнең кайсы кош турында баруын аңлагансыздыр инде. Әлбәттә, ләкләк хакында!

Ләкләкләрне Европаның күп кенә илләрендә очратырга була. Алар барыннан да күбрәк Исландиядә яшиләр, ә менә Бөекбританиядә сирәк очрыйлар. Ләкләк балык, бака, әкәм-төкәм, кыр тычканы, төрле бөҗәкләр белән туклана.

Ләкләк ‒ эре кош, зурлыгы 120 сантиметрга җитә. Ә авырлыгы дүрт килограммга якын. Ләкләк якынча 20 ел яши. Аның дошманнары юк диярлек, тик кайчак ләкләкләргә эре бөркетләр һәм кракодиллар һөҗүм итә. Ләкләкнең берничә төре бар. Ак һәм кара ләкләк ‒ иң танылганнары.

 

Ак ләкләк

Ак ләкләкнең канат очлары кара, томшыгы исә тар гына кызыл төстә, муены һәм аяклары озын. Алар безнең илнең Европа өлешендә яши. Кышка Һиндстанга яки Африкага оча, ә яз көне кабат туган якларга әйләнеп кайталар. Ләкләкләр ‒ бик тә акыллы, зирәк кошлар. Күченгәндә дә иң кыска юлны сайлыйлар икән. Гадәттә, елга, күл һәм сазлык ярларында яшиләр. Йөзә дә беләләр. Шулай ук ләкләк тиз йөгерә, бигрәк тә үз табышын күреп алса, аны куып тотам димә. Ә менә һавада сәгатенә 45 километрдан да артык тизлек белән очарга сәләтле. Ак ләкләк йоклаганда бер аягына басып йоклый икән, аягы аргач, икенчесенә алыштыра.

 

Кара ләкләк

Кара ләкләк кайбер илләрдә, шул исәптән, Россиядә дә, Кызыл китапка кертелгән.   Ләкләкнең бу төре урманда, тауларда яши. Ул оясын кешедән ераграк урнаштыруны өстен күрә. Ак ләкләкләр ‒ бик тә кайгыртучан әти-әниләр. Ата ләкләк белән ана ләкләк йомыркаларны чиратлап  җылыталар. Гадәттә, ел саен биш бала үстерәләр.

 

Тагын бер мөһим мәгълүмат: безнең илдә елга ике тапкыр балалар йортлары да “Ләкләк көне”н билгеләп үтә. Бу көнне уллыкка яки кызлыкка бала алырга теләүче әти-әниләр сабыйлар белән якыннан таныша ала. Бу ‒ күп кенә балалар өчен булачак гаиләләре белән күрешү көне.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев