Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Диңгезләр турында 15 факт

24  сентябрь – Бөтендөнья диңгез көне

24  сентябрь – Бөтендөнья диңгез көне

Һәр укучы белә: бер генә тере организм да сусыз яши алмый. Җир шарының 70 проценты су белән капланган. Шул ук вакытта бүгенгә кадәр диңгез һәм океаннарның 5 проценты гына өйрәнелгән. Димәк, диңгез суы төбендә ниләр барлыгы турында кешелек әле бик аз белә.

1.Безнең планетада 5 окаен һәм 73 диңгез бар.

2. Иң чиста диңгез – Антарктида ярларын юучы Уэдделла диңгезе.

3.Иң тирән диңгез – Филиппин диңгезе. Аның уртача тирәнлеге 4 мең метр, урыны белән 11 мең метрга да җитә.

4.Иң зур мәйданга җәелгәне – Саргас диңгезе. Бу диңгез Атлантик океан уртасында булуы белән дә үзенчәлекле.

5.Ә менә Ак диңгез – иң кечкенәсе.

6.Кызыл диңгезгә бер генә елга да агып төшми. Бу – Җирдәге иң җылы диңгез дә әле.

7.Диңгез дулкыннары 40 метр биеклеккә күтәрелергә сәләтле. Бу 9 катлы йорттан да биегрәк дигән сүз.

8.Иң салкын диңгез – Көнчыгыш Себер диңгезе.

9. Азов диңгезе – иң сае. Аның тирәнлеге 14 метр чамасы гына.

10. Галимнәр исәпләвенчә, диңгез суында 20 миллион тонна эрегән алтын бар.

11. Дөньядагы иң эре шәһәрләрнең 75 проценты диңгез буенда урнашкан.

12.Җир шарында яшәүчеләрнең 80 процентына өйләреннән диңгезгә барып җитү өчен 100 чакрымнан кимрәк ара үтәргә кирәк.

13.Хәзерге вакытта Урта диңгез булган урында элек коры җир булган.

14.Суның тыгызлыгы төрле булу сәбәпле, Балтыйк һәм Төньяк диңгезләре кушылмый.

15.Диңгез суы -1,9 Ста гына бозга әйләнә башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев