Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Дөньяның балалар өчен кызыклы музейлары

18 май - Халыкара музейлар көне

 

18 май - Халыкара музейлар көне

Халыкара музейлар көне 1977 елда Халыкара музейлар советының чираттагы утырышында гамәлгә куела. 1978 елдан башлап әлеге мәдәни бәйрәм 150дән артык илдә билгеләп үтелә башлый.

 

Иван Штайгерның уенчыклар музее (Чехия, Алмания)

Иван Штайгерның уенчыклар музее Прагада һәм Мюнхенда бар.

Әлеге музей, һичшиксез, балаларга ошыячак. Штайгер музеенда искитмәле уенчыклар коллекциясе саклана. Аларны чех рәссамы һәм режиссеры гомер буе җыйган. Нинди генә уенчыклар юк: борынгы чыршы бизәү әйберләре, Барби курчакларының күп төрләре, пар машинасы моделе, киногерой уенчыклар. Алар аша кешелек тарихын да күзәтеп була.

 

Шарль Перро сарае (Франция)

Шарль Перро музей-сараенда кунакларны 150 дән артык әкияти сын каршы ала. Якшәмбе һәм мәктәп каникуллары вакытында әлеге  әкият геройлары  “җанлана” һәм, тамашачыларның күңелен күреп, төрле тамашалар күрсәтәләр. Ә ял паркында балалар өчен төрле лабиринтлар, хәзинәләр эзләү буенча квестлар оештырыла. Яңа ел чорында сарайда меңләгән Яңа ел утлары кабына.

 

Бөекбританиядәге Балачак музее

Лондонда урнашкан  Балачак музеенда  20 меңнән артык әйбер: фарфор, агач, пластик курчаклар, төрле зурлыктагы уенчыклар, гаять зур тимер юллар, өч дистәдән артык курчак йорты, балалар өчен кием, балалар җиһазлары, мәктәп кирәк-яраклары, өстәл уеннары һ. б. лар саклана. Барысын карап кына өлгер. Биредә интерактив күңел ачу зоналары  - балаларның яраткан урыны.

 

Россиядәге Авиация музее (Курган)

1985 елда «Курган аэропорты музее» оеша, ә 8 елдан соң аны «Курган авиация музее» дип үзгәртәләр. Бу урын Курган шәһәренең иң күренекле урыннарының берсе булып санала. Биредә 1912-2000 елларда Урал арты авиация чорының тарихын гына белеп калмыйча, төрле очу аппаратларын да  карарга була. Музей коллекциясендә фронт бомбардировщигы, пассажир һәм транспорт самолеты, тоткарлаучы истребительләр, күпмаксатлы самолет һәм башкалар бар. Ми-2 вертолетын да күрергә була.

 

СШАдагы «The Strong Play» музее

Әлеге музейда төрле уеннарның тарихы белән танышырга була.

Аның тупланмасында  дөньядагы иң зур курчаклар  һәм уенчыклар  - барысы бергә 500 меңнән артык экспонат саклана. Ул 15 меңгә якын компьютер һәм консоль уеннары, уен приставкалары, автоматлар һәм башка атрибутиканы үз эченә ала. Музей коллекциясендә шулай ук рольле һәм өстәл уеннары да бар.

 

Япониядәге Кар бөртеге музее

Музей Хоккайдо утравында урнашкан. Мондый музей дөньяда

бердәнбер. Музей Накая Укитиро исемен йөртә. Нәкъ менә ул әлеге музейга нигез салган да. Музей кар мәгарәләре эчендә урнашкан, монда кар бөртекләренең фотографияләрен дә күрергә була. Алар бер-берсенә охшамаган, һәрберсе үзенчәлекле һәм матур.  Шулай ук бер залда кар турында, карның барлыкка килүе белән таныштыручы видеолар, китаплар белән да танышырга мөмкин.

 

 

Казандагы аюлар музее (музей Мишек)

Әлеге музей исеменнән аңлашылганча, ул аюларга – йомшак уенчыкларга багышланган. Музейга килеп керү белән йомшак аюларның күплелегеннән күзләр камаша. Алар шкафта да, урындыкта да, хәтта суыткычта да.

Монда аю тарихы белән танышып, аюлар катнашындагы төрле мультфильмнарны карап, күңелле ял итәргә була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев