Электр энергиясен саклауның 5 гади ысулы

11 ноябрь – Халыкара электр энергиясен саклау көне
Көнкүреш техникасы, гад жетлар, компьютерлар электр энергиясен күп “ашый”. Аны сакчыл куллануның иң гади ысулларын тәкъдим итәбез.
- Кирәкмәгән утларны сүндерегез. Бүлмәдә кеше булмаса, ут янып тормасын.
- Чәйнек һәм кер юу машиналарындагы юшкынны чистартып торыгыз. Тузан суырткычтагы тузан җыйгычны өйне җыештырган саен чистартыгыз.
- Гомуми кулланылыш урыннарындагы, урамдагы электр лампаларына хәрәкәткә сизгер датчиклар урнаштырыгыз. Ут үзе сүнеп, үзе кабына торган булсын.
- Плафон һәм тәрәзәләрне юып торыгыз. Өегез яктырыбрак китәр.
- Хәзерге вакытта кулланылмый торган бер генә электр приборын да розеткада калдырмагыз. Алар аз булса да энергия “ашап” тора.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Мәктәптә тәрбия һәм белем бирү процессында Роберт Миңнуллин иҗатының роле Укытучылар өчен семинfh
-
#Мәктәп яңалыклары Туризм көнен уздырдык
-
Милли китапханәгә сәяхәт Җәйге уку марафоны «Китапстан» проектының котлау тантанасында катнаштык