Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Гулливерлар уены

21 декабрь – баскетболның туган көне

21 декабрь – баскетболның туган көне

Тарихы Баскетболны 1891елда АКШта яшәүче физкультура укытучысы Джеймс Нейсмит уйлап таба. Ул спортзал балконына җиләк-җимешләрдән бушаган төпсез кәрзиннәр элә. Уенчылар шул кәрзиннәргә туп атарга тиеш булалар.
Ниләр кирәк? Махсус туп, кроссовка, футболка, шортлар.
Файдасы Командада эшләү, башкалар белән уртак тел таба белү сәләте, чыдамлылык арта. Баскетбол тиз уйларга, карарларны җитез кабул итәргә өйрәтә.
Куркыныч яклары Травма алу куркынычы бар. Умыртка баганасы, аяк табаны сәламәт булмаган балаларга баскетбол уйнау тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев