Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

​​​​​​​«Иң-иң» мультиклар

9 ноябрь – Бөтендөнья Гиннесның рекордлар китабы көне

 

9 ноябрь – Бөтендөнья Гиннесның рекордлар китабы көне

Кешеләр генә түгел, мультфильмнар да Гиннесның рекордлар китабына керә ала. Шуларны бергәләп барлыйк әле!

Иң озын мультфильм

Бу исемне «Симпсоны» комедиясе алган. Ул 706 сериядән тора. Әлеге мультфильм Гиннесның рекордлар китабында иң «йолдызлы» фильм буларак та телгә алына. Геройларны тавышландыру өчен 810 «йолдыз» актёр чакыртылган. 

Иң кыйммәтле мультфильм

«Рапунцель» мультфильмын экранга чыгару 260 миллион долларга төшкән. Аны 6 ел дәвамында эшләгәннәр. Төп геройның чәчләрен ясау өчен махсус программа да язганнар хәтта!

Иң күп акча җыйган мультфильм

«Салкын йөрәк» («Холодное сердце») фильмы дөнья буенча 1,2 миллиард доллар акча җыйган!

YouTube та иң күп каралган мультфильм

Гиннесның рекордлар китабында Россиядә җитештерелгән мультфильм да бар. «Маша һәм аю»ның 17 нче сериясе «YouTube та иң күп каралган мультфильм» булып танылган. Аны 4 миллиардтан артык тапкыр караганнар.

Иң пластилинлы мультфильм

Бу исемне «Уоллес һәм Громит» фильмы алган. Аны ясау өчен 3 мең килограмм пластилин сарыф ителгән.

 

Мультфильмнар турында күбрәк беләсең килсә, "Сабантуй" журналының 2021 ел, 11 нче санын укы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев