Җилдән җитез җәнлек

4 декабрь – Халыкара гепард көне

Хәбәрчебез Галия Сабирова тылсымчылар мәктәбенә укырга кергән! Хәзер ул зоопарктагы җәнлекләрнең уйларын да «күрә» ала. Гепардлар янында булып, менә ниләр белеп кайткан.

Факт Гепард – дөньядагы иң җитез җәнлек.

Сан Гепардның буе 140 сантиметрга җитә, ә авырлыгы – 40-65 килограмм.

Исем «Гепард» атамасының килеп чыгышы турында төрле фикерләр бар. Бу сүз төрле телләрдә «таплы», «хәрәкәтсез тырнаклы» һәм «яллы» дигәнне аңлата.

Сәләт Яңа туган гепардлар тырнакларын тулысынча яшерә белә. Дүрт айдан соң бу сәләт югала һәм тырнаклар хәрәкәтсезгә әверелә.

Гадәт Ачулары килгәндә гепардлар ыслый. Бу җәнлекләр ырлый белми.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • Тимераяклар кайчан барлыкка килгән? Иң борынгы тимераякларны Швейцариядәге күл төбеннән табып алганнар. Алар сөяктән эшләнгәннәр, аякка бәйләп куяр өчен юка күн тасмалары да булган. XV гасырда Даниядә металл пластиналар беркетелгән агач...
    502
    0
    0
  • Баланың йокы урыны дөресме? Дөрес сайланган карават һәм матрас баланың йокысы әйбәт булсын өчен генә түгел, сәламәтлеге өчен дә бик мөһим.
    823
    0
    0