Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Иммунитетны ныгыту серләре (РЕЦЕПТЛАР)

6 октябрь - сарымсак яратучылар көне. Ә сарымсак – имммунитетның якын дусты.

Кышка кергәндә, каты салкыннар башлану белән йөткерә-төчкерә башлаганчы, иммунитетны ныгыту ягын карагыз. Ныклы иммунитет – үпкәгә салкын тиюләрдән, томау төшүдән, ютәлдән саклар.
 
Беренче эш итеп иммунитетның иң якын дусларын исегездә калдырыгыз: прополис, алоэ, сарымсак, имбирь, лимон һәм, әлбәттә, бал. Ничек, күпме кулланасын үзебез өйрәтербез.

 


  1. Ике зуррак лимон алып согын сыгабыз. Шул ук күләмдә бал кушып, әкрен утта җылытып алабыз. Катнашманы берәр атна дәвамындац, иртәләрен эчегез.

  2. 1 стакан бал, 50 гр имбирь тамыры, 1 лимон алабыз. Лимонны кабыгы белән бергә угыч аша чыгарабыз, төшләрен алып атабыз. Имбирьне әрчеп, вак итеп турыйбыз. Банкага салып, өстенә бал агызып әйбәтләп болгатабыз. Ике ай дәвамында, караңгы, салкын урында төнәтәбез. Көненә 3 тапкыр, бер аш кашыгы күләмендә эчәбез.

  3. Ике аш кашыгы прополисны 250 мл аракыда 10 тәүлек тирәсе төнәтәбез. Әзер булгач сөзәбез. Олылар көненә ике тапкыр бер бал кашыгы күләмендә эчәргә тиеш. Тәмгә бик тәмсез, әче ул. Шуңа балаларга бер стакан сөткә 3-4 тамчы тамызып бирегез. Бу дару иммунтетны ныгытып кына калмый, авыру башлангач та килешә. Авырырга маташучы кеше башында ук шушы төнәтмәне эчсә, көн-көн ярымда салкын тиюнең эзе дә калмас.

  4. Алоэ согын һәм сыек бал алабыз. Күләмнәре 1:1 булырга тиеш. Әйбәтләп болгатып ашаганнан соң көненә өч тапкыр, бер бал кашыгы эчәбез.

  5. Бер лимон һәм бер баш сарымсакны угыч аша чыгарабыз. Суга салып 3-4 көн караңгы урында төнәтәбез. Иммунитетны ныгыту өчен бер ай дәвамында 1 аш кашыгы эчәргә кирәк.

  6. Сарымсакны угыч аша чыгарып, 1:1 күләмендә бал белән болгатабыз. Ашар алдыннан көненә өч тапкыр, бер бал кашыгы эчәбез. Артыннан су эчеп куегыз.



  7.  
  8.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев