Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Инспекторлар бәйрәме

3 июль – ЮХИДИ көне

3 июль – ЮХИДИ көне

Алар юлдагы тәртипне саклый, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкмасын өчен бар көчен куя. Сүзнең кемнәр турында баруын бик тиз аңлап алгансыздыр. Күпләр аларны гадәт буенча “гаишник” дип йөртә. Ләкин, дөреслектә, юлдагы иминлек сагында торучылар – юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре. Ә 3 июль – Россиядә ЮХИДИ көне.

Автомобиль инспекциясе булдыру турында карар 1936 елның 3 июлендә кабул ителә. Әлеге оешма автомобиль йөртүчеләрне әзерләргә һәм аварияләрне булдырмау өстендә эшләргә тиеш була. Автоинспекциядә нибары 57 белгеч хезмәт итә. Бүген исә Россиядә ЮХИДИ хезмәткәрләре саны 55 мең тирәсе.

Ә хәрәкәтнең яшь инспекторлары турында ишеткәнегез бармы? Алар – юл хәрәкәте кагыйдәләрен бик яхшы белүче һәм аларны башкаларга да өйрәтергә тырышучы мәктәп укучылары.

Татарстандагы хәрәкәтнең яшь инспекторлары, мәсәлән, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә, балалар һәм әти-әниләр өчен видеодәресләр әзерли башлады. Дәресләр юл хәрәкәте иминлеге белән бәйле төрле темаларга багышланган.

Нәни тамашачылар һәм әти-әниләр яшь инспекторларның эшен бәяләргә өлгергән инде: алар видеодәресләрнең дәвамын көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев