Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Җирнең иң биек таулары

11 декабрь – Халыкара таулар көне

11 декабрь – Халыкара таулар көне

Дөньядагы иң биек тауларны беләсезме?

Пунчак-Джая тавы Индонезиянең Яңа Гвинея утравында урнашкан. Аның биеклеге – 4 мең 884 метр. Татарчага тәрҗемә иткәндә “Җиңү биеклеге” дигәнне аңлата.  Беренче тапкыр бу тауга өч австрияле 1962 елда менә.

Антарктиданың иң биек тавы - Винсон массивы. Ул Элсуорт тавының бер өлеше булып тора. Массивның иң биек ноктасы ‒ 4 мең 892 метр, озынлыгы - 21 километр, киңлеге - 13 чакрым. Беренче тапкыр биеклекне 1966 елда яулыйлар.

Эльбрус тавы Россия һәм Грузия чигендә, Кавказ тауларында урнашкан. Беренче тапкыр Эльбрус тавы башына 1829 елның 10 июлендә менәләр.

Килиманджаро - Африкадагы иң биек тау. Биеклеге - 5 мең 898 метр. Аңа беренче тапкыр 1889 елның 6 октябрендә иң яшь альпинист, җиде яшьлек Китс Бойд менә.

Мак-Кинли тавы Аляскада, Төньяк Америкада урнашкан. Аның биеклеге – 6 мең 194 метр. Тауга исем АКШ президенты Уильям Мак-Кинли хөрмәтенә бирелә. Иң беренче булып бу биеклеккә 1913 елның 7 июнендә Америка альпинистлары күтәрелә.

Көньяк Американың иң биек тавы – Аконкагуа - Аргентинада урнашкан. Аның биеклеге - 6 мең 959 метр.

Дөньядагы иң биек тау исә – Эверест. Биеклеге 8 мең 848 метрбулган бу тауны Джомолунгма дип тә атыйлар. Эверестка беренче тапкыр 1953 елның 29 маенда Эдмунд Хилари һәм Тенинг Норгей менә. Ә менә Аппа исемле альпинист Эверестка 21 тапкыр күтәрелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев