Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

«Иртәнге аш» – «иртән дөге»

20 сентябрь – Бөтендөнья дөге көне

20 сентябрь – Бөтендөнья дөге көне

* Дөгене, Антарктидадан кала, Җир йөзенең барлык континентларында үстерәләр.

* Бер бөртек дөгедән 3 мең бөртек уңыш җыеп алырга мөмкин.

* Дөге су ярата. Шуңа күрә бу культура үскән басуларга бик күп су сибәргә, хәтта аларны суга батырырга кирәк.

* Ак дөге сортлары 30 елга кадәр саклана ала.

* Кытайлар «иртәнге аш», «көндезге аш», «кичке аш» төшенчәләрен «иртән дөге», «көндез дөге», «кич дөге» диләр.

* Бер кеше елга уртача 55 килограмм дөге ашый. Азия илләрендә бу күрсәткеч 75-80 килограммга җитә. Европалылар елына 5 килограмм дөге белән чикләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев