Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Карбызлы мохито

3 август – карбыз көне

3 август – карбыз көне

Җәйнең иң тәмле чоры – карбыз өлгергән чор. Бүгенге көндә карбызның 1200 дән артык төре бар. Карбызның туган ягы булып Көньяк Африка санала. Х гасырда ул кытайлар арасында тарала  башлый. Бүгенге көндә дә Кытай карбыз үстерү буенча беренче урында тора. Карбызда 90% артык су бар. Ул А, В һәм С витаминнарына бай.  Карбыздан кайнатма, бал, cок, смузи  тәмле була. Ә без сезгә, эсседә сусауны басар өчен карбызлы мохито ясарга өйрәтербез.

Кирәк була: Карбыз, бөтнек яфрагы, 2 аш кашыгы шикәр комы, ярты лайм, 6-8 шакмак боз, бер стакан минераль су.

Эш тәртибе:

Стаканга шакмаклап туралган карбыз кисәкләрен салабыз.  Блендр ярдәмендә аны изәбез. Кисәкләргә туралган лайм, шикәр комы өстибез. Минераль су һәм боз салып болгатабыз, бөтнек яфракларын да салырга онытмыйбыз. Мохито әзер дә!  Тәмле булсын!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев