Казанда фотога төшү өчен 5 урын

12 июль – фотографлар көне
Без барыбыз да фотога төшәргә яратабыз. Сезгә башкалабыз Казанда фотога төшү өчен шәп 5 урын таптык!
Иске татар бистәсе
Татар мохитенә чумасың килсә, Каюм Насыйри урамына кил. Монда бизәкле йөзлекләр һәм татар йортлары фонында матур фотосурәтләр ясарга була. Борынгы мәчетләр янында портрет бик матур килеп чыгачак.
Казан Кремле
Казан Кремлендә фотога төшми калырга ярамый! Казан Кремле комплексы – X–XVI йөзләрдәге борынгы шәһәрлек, таш-кирпеч кремль һәм XVI–XVIII йөзләрдәге сигез манарадан торган ныгытмалар һәм XVI–XIX гасыр башы архитектура корылмалары җыелмасы. Бүген биредә республика Президенты резиденциясе, административ биналар һәм 150 мең кв. метр мәйданлы «Казан Кремле» музей-тыюлыгы урнашкан. 2000 елда бу архитектура һәм тарих һәйкәле ЮНЕСКО Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирас объектлары исемлегенә кертелә.
«Казан» гаилә үзәге
«Казан» гаилә үзәге – матур фотолар ясау өчен иң әйбәт урын. Монда әле күзәтү мәйданчыгы да бар. Аскы якта тәрәзәләрнең чүкеп ясалган рәшәткәләре фонында фотога төшәргә була. Ә өстән Казан Кремле панорамасын, Кремль яр буен, «Миллениум» күперен, «Казан Ривьерасы»н һәм заманча Казан архитектурасын – «Магеллан» һәм «Берег» торак комплексларын күреп була.
Игенчеләр сарае
Игенчеләр сарае – шәһәрдәге иң популяр урыннарның берсе. Монда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы урнашкан. Бронзадан ясалган 20 метр биеклектәге агач янында фотога төшкән рәсемнәр искиткеч матур булып чыга. Кич белән Игенчеләр сарае яшел һәм ак утлар белән яктыртыла.
«Әкият» курчак театры
Петербург җәяүле урамының ахырында әйтерсең лә әкияти дөньяга килеп эләгәсең. Монда "ханнар сарае" – «Әкият» балалар курчак театры урнашкан. Шушы бина янында фотога бала нәни принцесса яки принц булып төшә ала.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Коры җир ташбакасы Коры җир ташбакасы яңа урынга тиз җайлаша. Ул яшәгән өйдә 20-30 ºС җылы булырга тиеш.
-
«Балачак бәйрәме»нә чакырабыз 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көнендә «Туган авылым» комплексында «Балачак бәйрәме» чарасы үтәчәк!
-
Түбән Камада «Дуслык күпере» 19 май – Татарстанда матбугат көне уңаеннан, Түбән Каманың 38 нче балалар китапханәсе «Дуслык күпере» дип исемләнгән бәйрәм оештырды. «Сабантуй» һәм «Салават күпере» балалар журналларыннан редакция хезмәткәрләре дә әлеге чарага чакырылган иде. Очрашу «Апуш» үзәк балалар китапханәсендә үткәрелде.