Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Кем ул Гиннес?

9 ноябрь – Гиннесның рекордлар китабы көне

9 ноябрь – Гиннесның рекордлар китабы көне

Артур Гиннес – 18 нче гасырда Ирландиядә яшәгән эшкуар. Ләкин Гиннесның рекордлар китабы барлыкка килүгә аның турыдан-туры катнашы юк. Чөнки бу китап беренче мәртәбә 1955 нче елның 27 нче августында гына дөнья күрә.

Эш менә болай була. Артур Гиннес нигез салган компания идарәчесе Хью Бивер дуслары белән ауга бара. Анда кайсы кошның иң җитез булуы турында бәхәсләшәләр. Шушы хәлдән соң Хью Бивер башына моңа охшаш бәхәсләрне хәл итәрдәй китап бастыру уе килә. Беренче китап 198 биттән тора, фәнни яктан расланган фактларны гына үз эченә ала. Соңрак бу китапка төрле өлкәләрдә шаккатырган кешеләрне, күренешләрне дә кертә башлыйлар.

Гиннесның рекордлар китабында Татарстанда ясалган рекордлар да бар. Әйтик, дөньядагы иң зур чәк-чәкне 2018 нче елда Казанда пешергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев