Кино турында 5 факт

28 декабрь – Халыкара кино көне
*Россиядә беренче фильм 1908 елда төшерелә. Ул нибары җиде минут дәвам итә.
*Россиядә төшерелгән беренче төсле фильм экраннарга 1925 елда чыга. Ул Сергей Эйзенштейнның танылган “Броненосец Потемкин” фильмы була. Эйзенштейн матрослар күтәргән әләмне кинопленкада үзе кызыл төскә буйый. Бу – фильмдагы бердәнбер төсле кадр була.
*1935 елда Беренче Халыкара Мәскәү кинофестивале уздырыла.
*1965-1967 елларда төшерелгән “Война и мир” фильмы – иң кыйммәтле совет фильмы булып санала. Аны барлыгы якынча 135 миллион тамашачы караган.
*Иң озын совет сериалы – Анатолий Иванов романы буенча төшерелгән “Вечный зов” фильмы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Кызара инде куралар Җәй – җиләк чоры. Кура җиләгеннән тәмле пирог та әзерик әле. Бу ризыкны бигрәк тә балалар үз итәчәк.
-
Ялкаулыкка каршы – 20 минут 20 минут җитә!
-
«Җиңү диктанты»на кушылыгыз Быелның 3 сентябрендә 14.00 сәгатьтә «Җиңү диктанты» язачакбыз. Ул Бөек Ватан сугышы вакыйгалары темасына багышлана.