Кыш бабайның туган көне бүген!

18 ноябрь – Кыш бабайның туган көне
Яңа елга кадәр 43 көн калды. Тиздән Кыш бабай киләчәк! Бүген исә ул үзенең туган көнен бәйрәм итә. Аңа төгәл ничә яшь булуын беркем дә белми. Хәтта оныгы – Кар кызы да! Шунысы кызык: һәр илнең үз Кыш бабае бар. Исеме дә төрлечә. Алай гына да түгел, Россиянең төрле төбәкләрендә Кыш бабайны төрлечә атыйлар. Әйтик, Якутиядә – Чысхаан, Чувашстанда – Хел Мучи, Удмуртиядә – Тол бабай, Карелиядә – Паккайне, Башкортстанда бездәгечә – Кыш бабай.
Бу әкияти карт һәм, гомумән, Яңа ел бәйрәме турында күбрәк беләсегез килсә, “Сабантуй” журналының декабрь санын көтегез! Сезгә шәп номер әзерлибез!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Балалар өчен табигать турында шигырьләр Балалар өчен табигать турында шигырьләр
-
Табигатькә – сәфәргә: кечкенә сәяхәтчегә киңәшләр 3 март – Бөтендөнья кыргый табигать көне
-
Сабантуй көрәшсез буламы? "Сабантуй" журналы менә инде ярты гасыр буена батыр егетләр арасында көрәш турниры уздыра.