Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Көзге урманга "кунакка" җыенабыз

15 сентябрь – Россиядә урман көне

15 сентябрь – Россиядә урман көне

Җылы көздә әти-әниләр балаларын бик еш шәһәр читенә, урман һавасы суларга алып чыгалар. Балалар өчен урманга бару - үз бер маҗара ул. Ә әти-әнинең төп бурычы — шушы маҗараны куркынычсыз итү.

Беренче чиратта, бала өчен уңайлы кием сайлагыз. Ул иркен, хәрәкәтләнергә җиңел булсын, төрле бөҗәк тешләүләреннән, агач ботакларыннан, киселүләрдән дә сакласын. Аягына резин итек кидерегез: еланнан, су үтүдән дә котылырсыз. Баш киемен оныта күрмәгез! Балагыз бик актив, тиктормас икән, аңа ачык, якты төсләрдәге киемне сайлагыз: күз уңыннан югалтмаска уңайлы булыр.
Дөнья хәлен белеп булмый - үзегез белән мини-аптечка алыгыз. Аңа пластырь, бинт, зеленка салыгыз, антигистамин препаратлар да алыгыз. Мисал өчен, супрастин, фенистил. Чөнки саф һавага чыгуга балаларда бөҗәкләр тешләвенә, үсемлекләр тузанына, җиләк-җимешләргә аллергик реакция барлыкка килә. Балагызның аллергия белән авыруы алдан ук билгеле булса, черки-чебеннән саклану өчен тиешле препаратларны сиптереп чыгыгыз. Кайткач та баланы чишендереп төрле бөҗәкләр ияреп кайтмаганына инаныгыз.

Шулай ук балагызны урманда үзен тотарга өйрәтегез. Төрле гөмбәләр, үсемлекләрне өзеп йөрүдән тыегыз. Алар, беренчедән, агулы булырга мөмкин, икенчедән, табигатькә сак караш тәрбияли. Гөмбәләрне чи килеш капмасын, сулыкларда су эчмәсен, җәнлекләргә кагылмасын — боларның барысы да әти-әни өчен элементар булса да, балага күз-колак булуны сорый.
Үз артыгыздан чүп-чар калдырмау да балагызга үрнәк булыр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев