Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Микродулкынлы мичтә нәрсә пешерергә ярамый?

6 декабрь – микродулкынлы мичнең туган көне

6 декабрь – микродулкынлы мичнең туган көне

Аны 1945 нчы елда АКШта уйлап тапканнар. Беренче микродулкынлы мич бик зур булган. Биеклеге – 170 сантиметр, киңлеге – 1 метрга якын, ә авырлыгы 300 килограммнан да артып киткән. Өстәвенә, бик кыйммәт торган. Мондый мичләрдә АКШ хәрбиләре өчен ризык җылытканнар. Бары тик узган гасырның 70 нче еллары ахырында гына микродулкынлы мич гади хуҗабикәләргә дә барып җиткән.

Сез беләсезме?
🥚Микродулкынлы мичтә кабыклы йомырка пешерергә ярамый – ул шартлаячак.

🍽 Мондый мичкә тимер, кургаш, кәгазь савытлар да тыгарга киңәш ителми. Алар магнетронга зыян салачак. Ә кәгазьгә ут кабарга да мөмкин.

🧽 Микродулкыннар савыт-саба юу өчен губкаларны зарарлы матдәләрдән арындыра. Губканы мичкә бер минутка куеп алсагыз, анда микроорганизмнар калмаячак.

🍞Кипкән, каткан ипигә бераз су бөркеп, микродулкынлы мичтә җылытып алсагыз, ипи яңа пешкән кебек булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев