Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Ә сез карабодай яратасызмы?

10 апрель – карабодай көне

10 апрель – карабодай көне

Ә сез карабодай яратасызмы? Әлбәттә, туклыклы карабодайдан башка аш өстәлен күзалдына китерү кыен. Ләкин тәмлерәк әйбер ашыйсы килеп, карабодайдан баш тарткан чакларыгыз да булгандыр. Ә бит карабодайның составында кеше организмы өчен кирәкле бөтен файдалы матдәләр дә бар.
 Аксымнар, крахмал, шикәр, органик кислоталар, В1, В2, РР, Р витаминнары, шулай ук тимер, кальций, фосфор, бакыр, цинк, бор, йод, никель, кобальт кебек макро һәм микроэлементлар. Карабодайны, аеруча, калкансыман биз һәм ашказаны асты бизе, бөерләр һәм ашкайнату эшчәнлеге бозылганда ашарга кирәк. Моннан кала,  ук кан басымы югары булган, ревматизм, артриттан интеккән кешеләр өчен бик файдалы. Шулай ук, нерв системасына зыян килгәндә  дә  шифасы күп. Шикәр авырулы кешеләр өчен таралып торган карабодай боткасы иң яхшы ризык, чөнки анда углеводлар бик аз күләмдә.
Авырганда гына түгел, карабодайны еш ашасың, организмың ныгыр һәм авыруларга бирешмәс.
Карабодайны ничек кулланып була соң?

 


  • Тән пешкәндә: сары төскә кергәнче кыздырылган карабодай онын су кушып ботка сыман масса ясарга һәм җәрәхәт урынына сөртергә.

  • Сару кайнаганда: табада кыздырып төелгән карабодайны чәй кашыгы очына элеп кенә ач карынга көнгә өчәр тапкыр эчәргә.

  • Йокысызлыктан һәм муен остеохондрозыннан: карабодай ярмасы һәм ярма кабыгы тутырылган мендәр ярдәмгә килер.

  • Карабодай башны эшләтә, имтиханга барасы көнне иртәнге ашка карабодай боткасы ашарга киңәш ителә.



  •  
  •  

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев