Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Сезгә нинди эт кирәк?

2 июль – Бөтендөнья эт көне

2 июль – Бөтендөнья эт көне

Кинологлар балалар өчен иң яхшы эт токымнарын барлаган. Алар, 400 токымны тикшереп, иң куркынычсыз, кечкенәләргә иптәш булырдай бишесен сайлап алган.

Рейтингның беренче урынында – Кавалер-кинг-чарльз-спаниель. Бу этләр балаларның барлык шуклыкларын сабыр гына кичерергә әзер. Алай гына да түгел, кавалерлар үзләре дә кечкенәләрнең теләсә кайсы уенына кушылачак. Алар бөтен кеше белән дус булырга, гаиләне ихлас яратырга әзер.

Икенче урында – Брюссель гриффоны. Хуҗасына бик бәйләнгән эт, актив уеннарны ярата, тыңлаучан. Бу токым этләре чын дус була ала.

Шелти токымлы этләр, шулай ук, балалар өчен менә дигән. Алар да, нәниләр кебек үк, бик актив. Хуҗаларын ихлас яратырга, кәефен йөзеннән үк сизәргә сәләтле. Бу этләр бик акыллы да әле.

Пудель – рейтингның дүртенче баскычында. Бу токым этләре игътибарга, хуҗасының гел хуплап торуына, мәхәббәткә мохтаҗ. Пудельләрне өйрәтү бик җиңел. Алар өйрәнгәннәрен гомерлеккә хәтерләрендә калдыра.

Вельш-корги-пемброк – шат күңелле эт. Хуҗасын бик ярата. Элек бу токым этләре ярдәмендә көтү көткәннәр. Шуңа да аларда куркаклык юк, ә менә командаларны бик тиз “эләктереп” алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев