Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Синең транспорт

3 июнь – Бөтендөнья велосипед көне

 

3 июнь – Бөтендөнья велосипед көне

Велосипедың бармы? Ә бу транспортта имин йөрү кагыйдәләрен беләсеңме? Әйдә, бергәләп искә төшерик!

 

Саклагыч шлем

Егылсаң, башыңны имгәнүдән саклар.

Ачык төстәге кием

Юлда ерактан ук күренеп торырга булышыр.

Тәгәрмәчтәге яктылык кайтаргычлар

Велосипед яннан караганда да яхшы күренсен өчен кирәк.

Киемдәге яктылык кайтаргычлар

Караңгыда сине ерактан ук күрергә ярдәм итәр.

Кыңгарау

Кирәк булса, юл хәрәкәтендә катнашучыларның игътибарын җәлеп итәр.

Тез, терсәк саклагычлар

Егылган очракта, имгәнми калу өчен кирәк.



 

Велосипедка утырыр алдыннан аның төзеклеген тикшерергә онытма.

 

Велосипедта йөргәндә плеер һәм колакчыннарны өйдә калдырсаң, яхшырак.

 

14 яше тулмаган балаларга велосипед руле артына утырып автомобильләр юлына чыгарга ярамый.

 

Рульне тотмыйча йөрү, велосипедка берничә кеше утыру, велосипедларны бер-берсенә тагу тыела.

 

Юл аркылы чыкканда велосипедчы велосипедтан төшәргә тиеш.

 

Дистанцияне саклау һәм тизлекне контрольдә тоту мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев