Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Социаль челтәрләрнең уңай һәм тискәре яклары

Социаль челтәрләрдән файдаланучылар көненә уртача өч сәгать вакытларын экран каршында үткәрә. Моның уңай һәм тискәре якларын бергәләп ачыклыйк.

30 июнь – Бөтендөнья социаль челтәрләр көне

Социаль челтәрләрдән файдаланучылар көненә уртача өч сәгать вакытларын экран каршында үткәрә. Моның уңай һәм тискәре якларын бергәләп ачыклыйк.

+

  • Социаль челтәрләр ярдәмендә ерактагы дуслар, туганнар белән аралашырга мөмкин.

  • Файдалы фильмнар карарга, яраткан музыкаңны тыңларга, китап укырга яки чит телләр өйрәнергә була. 

  • Социаль челтәрләр укуда да булыша. Биредә фәнни әдәбият белән таныша яки, кызыксындырган төркемгә кушылып, билгеле бер тема буенча фикер алыша аласың.

  • Социаль челтәрләр эшкуарлыкны үстерергә дә ярдәм итә.

 

  • Мәгълүматның артык күп булуы нерв системасын какшата.

  • Кеше чынбарлыкта ничек аралашырга кирәклеген оныта. Смайликлар белән генә «сөйләшергә» күнегеп китеп, башкаларга үз хисләрен сүз белән аңлата алмый башлый.

  • Социаль челтәрләр – җинаятьчеләрнең мәгълүмат туплау урыны.

  • Бәйлелек барлыкка килә. Бу – тиз генә дәвалап булмый торган куркыныч авыру.

  • Социаль челтәрдәге фото яки комментарийлар аркасында күп кенә гаиләләрдә ызгыш-талаш килеп чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев