Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Суган ашагыз

9 сентябрь – Бөтенроссия суган көне

9 сентябрь – Бөтенроссия суган көне

Суганның бик тә файдалы яшелчә булуын һәркем белә. “Ә нинди файдасы бар?” – дип сорасаң, күпләр югалып кала. Ярдәм итәбез: суганның биш төп файдасын искә төшерәбез.

1.Суган төрле ялкынсынуларга каршы бик яхшы көрәшә. Салкын тию, астма, артриттан дәвалый.

2.Тән температурасын төшерә. Моның өчен төнгә оекбаш эченә бераз суган салып, шуны киеп йоклыйлар.

3.Йөрәк эшчәнлегенә уңай йогынты ясый. Суганның кызыл, шәмәхә төстәге сортлары моның өчен аеруча яхшы. Суган кан тамырларын да чистарта.

4.Токсиннарны юк итә. Галимнәр суганның хәтта онкологиягә каршы тора алуын дәлилләгән.

5.Тән пешкәндә файдалы. Суган суыннан ясалган компресс тәнне тынычландыра, аңа тизрәк төзәлергә булыша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев