Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Светофорның өч күзе

5 август - светофор көне

5 август - светофор көне

1868 елда Лондонда Джон Пик Найт уйлап тапкан. Беренче светофор семафор укларыннан торган һәм кул белән идарә ителгән. Җайланманың өч төслесе – Уильям Поттс һәм Джон Харисон иҗат җимеше. Аны 1920 елда АКШның Детройт һәм Нью-Йорк шәһәрләрендә урнаштырганнар.

Берлинда хәтта 13 төсле светофор бар икән. Аны аңлау шактый авыр булганга, җайланма янәшәсендә һәрчак полиция хезмәткәре тора, икән.

Россиядә беренче светофор 1930 елда Ленинградта урнаштырыла. Шул ук елны декабрь аенда Мәскәүдә куела.

 

Светофорның өч күзе

(Шәүкәт Галиев)

Урамнарны

Күзәтеп,

Узганнарны

Кисәтеп,

Чатта тора

Светофор,

Сакта тора

Светофор.

Янып тора өч күзе,

Күреп тора ич безне,

Әйтеп тора

Өч сүзне:

— Кузгалма! — ди

Кызыл күз.

— Сабыр! — дия

Сары күз

— Ярый! — дия

Яшел күз.

Без дә аңа

Карыйбыз,

Күзебезне

Алмыйбыз,

Ни әйткәнен

Аңлыйбыз:

— Кузгалма! — ди

Кызыл сүз.

— Сабыр! — дия

Сары сүз.

— Ярый! — дия

Яшел сүз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев