Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Табышмак - бездән, җавабы - сездән

Табышмак - бездән, җавабы - сездән

26 июль – табышмаклар әйтү көне.

Халык авыз иҗатында табышмаклар аерым урын алып тора. Алар баланың зиһенен баетуда, акыл сәләтен үстерүдә, уйлау-фикерләвен  тирәнәйтүдә зур әһәмияткә ия. «Отканга – мәкаль, тапкырга –  табышмак»  дигән әйтемне ишеткәнегез бардыр, мөгаен. Табышмакларны җыю буенча танылган галим Нәкый Исәнбәтнең «Татар халык табышмаклары» китабы энцеклопедик хезмәте аерым игътибарга лаек.

Тапкырлар, зирәкләр өчен табышмаклар 

Һәркемдә бар. Ул нәрсә?

(Исем)

 

 Төшсә суга батмыйдыр,

 Ут кабынса янмыйдыр,

Күмсәң җиргә чермидер,

Беләсезме, ул нидер?

 (Кешенең исеме)

 

Ашъяулык янына килеп утыруга нәрсә кирәк була?

(Авыз)

 

Нинди савыттан эчеп булмый?

(Буш савыттан)

 

Патша кемгә баш ия?

(Чәчтарашка)

 

  Өй эчендә ни күренми?

 (Җылылык)

 

Суда нинди таш булмый?

(Коры таш)

 

 Нинди тарак тарарга ярамый,

Нинди урак урырга ярамый?

(Әтәчнең кикриге һәм койрыгы)

 

 Ат чаба-чаба да, нәрсәдән ары китә алмый?

(Койрыгыннан)

 Бер секунд эчендә бөтен җир шарын әйләнеп чыга.

(Уй-фикер)

 

Кем барлык телләрдә дә сөйли ала? (Кайтаваз)

 

Кайсы елда кешеләр күбрәк ашый?

(Кәбисә елда. Чөнки бер көне артык)

 

Яңгыр яуганда куян нинди куак астында утыра?

(Юеш куак астында)

 

 Кеше үзенең нәрсәсен күтәрә алмый?

(Күләгәсен)

 

 Сыер нигә ята?

(Утыра алмаганга)

 

Дөньяда иң җитез нәрсә?

(Уй)

 

 Кем туганда ук сакаллы булып туа?

(Кәҗә)

 

 Кәҗә судан ничек чыга?

(Юешләнеп)

 

 Урман белән тау арасында нәрсә бар?

 ("Белән" сүзе)

 

 Алманың яртысы нәрсәгә охшаган?

(Икенче яртысына)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев