Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Театр көлдерәдер, уйнатадыр...

27 март – Бөтендөнья театр көне

27 март – Бөтендөнья театр көне

Театр – грек теленнән тәрҗемә иткәндә «тамаша өчен урын» дигәнне аңлата. Театр тамашачы булган җирдә башлана, диләр. Ягъни бер генә театр да тамашачысыз булмый. 

Беренче театр Борынгы Грециядә барлыкка килгән. Ул ачык һавада ярымтүгәрәк формада төзелә. Хатын-кызларга тамаша карарга рөхсәт ителмәгән, шуңа күрә театрга ир-атлар гына йөргән.

Россиядә театр 17нче гасырның икенче яртысында барлыкка килгән. Бүгенге көндә аның бик күп төрләре бар. Мәсәлән, драма, опера, балет, курчак, пантомима театрлары.

Дөньядагы иң зур театр Кытайда урнашкан. «Судагы энҗе бөртеге» дип аталучы әлеге театрның биеклеге – 50, киңлеге – 215, озынлыгы – 145 метр. Ә иң кечкенә театр Австриянең Филла шәһәрендә урнашкан. Ул «Кирмән ишегалды» дип атала һәм нибары 8 генә тамашачыны сыйдыра.

Театрның төп символы – ике маска. Аларның берсе гел елмая, икенчесе – һәрвакыт күңелсез. Бу ике маска трагедия һәм комедияне, яхшылык белән яманлыкны чагылдыра.

Алинә Маликова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев