Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Теш табибыннан курыкмас өчен

9 февраль - Халыкара теш табибы көне

9 февраль - Халыкара теш табибы көне

 

Стоматолог. Бу сүзне ишетүгә үк йөрәк леперди башлый. Теш табибыннан балалар гына түгел, олылар да шүрли. Чөнки күбебез аңа тешләр ныклап сызлый башлагач кына мөрәҗәгать итәргә күнеккән. Стоматологка матур, сау тешләр белән мактанырга барасыгыз киләме?  Шулай икән, бездән сезгә 5 файдалы  киңәш!

  1. Тешләр чистартканда авыз куышлыгын тулысынча чистартыгыз.  Авызда, бигрәк тә телдә һәм яңакның эчке ягында, төрле бактерияләр туплана. Иртә-кич кенә түгел, һәр ашаганнан соң тешләрне юарга кирәк.
  2. Теш щеткасын даими алыштырып торыгыз.  Авырып терелгәннән соң да моны эшләргә онытмагыз.  Стоматологлар фикеренчә, теш пастасын да алыштырып торырга кирәк. Тешләр бертөрле пастага ияләшә, аның файдалы матдәләрен кабул итми башлый икән.
  3. Теш чистарту өчен махсус җепләр кулланыгыз. Щетка тешне тулысынча чистартып бетерә алмый. Тешләрдә калган ризык калдыклары кариес китереп чыгара. Тешләрне җеп белән салмак кына итеп чистартырга кирәк, уртларга зыян килмәскә тиеш.
  4. Стомотологка күренергә курыкмагыз. Тешегез авыртмаса да, табибка барырга кирәк. Профилактика өчен. Шулай ук 1-2 елга бер тапкыр тешләрне профессиональ чистартырга киңәш ителә.
  5. Шикәрне мөмкин кадәр азрак кулланыгыз. Карамель, газлы эчемлекләр тешкә зыян китерә, кофе һәм чәй аларны каралта. Тешләр сәламәт булып калсын өчен, дөрес тукланырга да кирәк. D витамины булган ризыклар  – йомырка, диңгез балыгы, бозау һәм кош ите ашарга киңәш ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев