Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Син нинди велосипедчы? (тест)

19 апрель – велосипед көне

19 апрель – велосипед көне

Юллар кардан ачылды. Яз сезне магнит кебек урамга тарта. Беренче умырзаялар белән бергә, урамнарга беренче велосипедчылар да чыкты. Ни кызганыч, күпчелек ата-ана велосипедка транспорт чарасы итеп түгел, уенчык итеп карый. Велосипедчы балалар гаебе белән килеп чыккан юл һәлакәтләре аз түгел.

Велосипедны йөртүче – ул транспорт йөртүче дигән сүз. Димәк, аның юл йөрү кагыйдәләрен белүе мәҗбүри. Юл йөрү кагыйдәләрен җентекләп өйрәнгәнче, велосипедта яхшылап йөри башлаганчы аеруча игътибарлы булырга кирәк. Ә әлегә син үзеңнең нинди велосипедчы икәнеңне ачыклый аласың.

 

Син нинди велосипедчы?
(Тест)


Әлеге сорауларга "Әйе", "Кайчакта" һәм "Юк" дигән җаваплар бирергә кирәк.
1. Син кая да булса барыр алдыннан маршрутны билгелисеңме?
2. Юлга чыгып киткәнче "ике тәгәрмәчле" дустыңның төзеклеген тикшерәсеңме?
3. Башыңа шлем киясеңме?
4. Велосипедта барганда ерактан ук күренеп торырлык ачык төстәге киемне еш киясеңме яки киемеңә яктылык кайтаргычлар беркетәсеңме?
5. Юлда транспортны күзәтеп торасыңмы, кузгалыр алдыннан сигнал бирәсеңме?
6. Юлдагы сызыкларны һәм юл билгеләрен беләсеңме?
7. Светофор "әмере"нә буйсынасыңмы?
8. Караңгыда велосипед фараларын кабызасыңмы?

 

 

Хәзер балларны санап кара: "Әйе" – 5 балл, "Кайчакта" – 3 балл, "Юк" – 0 балл.


30+ Искиткеч яхшы нәтиҗә – юлда исән-имин йөри аласың.
15–30 Яхшы нәтиҗә, тырышсаң, син юлда тагын да иминрәк йөри аласың.
15тән азрак! Уйлап кара әле, сиңа велосипед кирәкме икән? Сиңа бик әйбәтләп велосипедчылар өчен язылган кагыйдәләрне өйрәнү мөһим.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев