Логотип Журнал Сабантуй
Календарь

Бүген - тәрбиячеләр көне!

27 сентябрь - тәрбиячеләр көне

27 сентябрь - Россиядә тәрбияче һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирүче укытучылар көне. Баланың якын дусты, сердәшчесе, тормышка беренче адымнарын ясарга ярдәм итүче мөгаллиме аерым игътибарга лаек!

 

Хөрмәтле остазларыбыз! Ихлас күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз! Авыр хезмәтегездә түземлек, гаиләгездә тынычлык, тормышыгызда ак бәхетләр һәм сәламәтлек телибез! Барлык балаларыгыз да тәүфыйклы, акыллы булсыннар!

 

 

 


 

 

“Безнең бакчада”

 

 

Йөри безнең бакчага
Бик күп төрле балалар,
Төрле-төрле телләрдә
Сөйләшә белә алар.

 

 

“Дустым” сүзен дүрт телдә
Өйрәндем мин үзем дә,
Әйтә беләм дүрт телдә
“Исәнмесез” сүзен дә.

 

 

Өйрәндек без җырлар да
Төрле телдә җырларга
Төрле әниләр килә
Ул җырларны тыңларга.

 

 

Төрле костюмнар киеп
Йөрибез җырлап – биеп,
Атадык без бу бәйрәмне
Дуслык бәйрәме диеп.


Балачак бәйрәмнәре
(Р.Миңнуллин)
Бәйрәмсез бик күңелсез бит —
Күңелсездер сезгә дә.
Бәйрәмнәр кирәк безгә дә,
Бәйрәмнәр кирәк сезгә дә,
Кирәк һәммәбезгә дә!
Бәйрәмнәр кирәк әтигә,
Бәйрәмнәр кирәк әнигә,
Бабай белән әбигә!Бәйрәмнәр бетмәс бер чакта
Балачаклар бар чакта.
Зур бәйрәм — «бишле» алсак та,
Кырларда эшләп арсак та,
Зоопаркка барсак та!
Зур бәйрәм — җырлап алсак та,
Җәйге кояшта янсак та,
Походларга барсак та!
Бәйрәмнәр бездә җитәрлек.
Үзе бәйрәм — балачак!
Балачакның шат җырлары,
Балачакның шат еллары
Мәңге истә калачак!
Бәйрәмнәр бик күп болай да,
Ә шулай да, ә шулай да
Иң шәп бәйрәм — балачак!

 

 

Ул бакчаны ярата

 

 

(Г.Лотфи)

 

 

Көн саен Ләйлә
Бакчага килә.
Соң гына кайта
Кич белән өйгә.

 

 

Ярата Ләйлә
Көн үткәрергә
Иптәшләр белән
Бакчада бергә.

 

 

Төрле уенчык,
Курчаклар монда.
Кайтасы килми
Ләйләнең шуңа.

 

 

– Әнием, – ди ул, –
Ашыгып йөрмә.
Мине алырга
Бик иртә килмә!


Безнең бакчабыз
(Б.Рәхмәт)
Ямь-яшел бакчада
Бик матур бакча бар:
Чын бакча түгел тик, –
Ул – ике катлы өй,
Салганнар безгә дип.
Эче дә, тышы да
Матур бик, чиста бик.
Шул өйне без инде
Йөртәбез «Бакча» дип.
Бик матур шул
Балалар бакчасы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев