Тыңлагыз, радио сөйли!

7 май – Радио көне
7 май – радионың туган көне. Гади туган көн генә түгел, юбилее да әле! Быел аңа 125 яшь тулды. 1895 елның 7 маенда физик Александр Попов Санкт-Петербург университетында үзе уйлап тапкан чыбыксыз радиосистеманы тәкъдим итә. Шул көннән башлап, без радио аша яңалыклар, тапшырулар, музыка тыңлыйбыз һәм моны гадәти хәл дип кабул итәбез.
Ә сез беләсезме, Париждагы Эйфель манарасын радио саклап калган. Әлеге манараны 1889 елгы Бөтендөнья күргәзмәсе өчен төзегәннәр һәм 20 елдан сүтәргә тиеш булганнар. Ләкин радио ачылганда Эйфель манарасына антенналар куярга карар кылганнар һәм манара шулай итеп сүтелми калган.
Радиога кагылышлы тагын бер кызыклы мәгълүмат: Россиядә радиотыңлаучыларның 73 проценты аны юлда барганда, автомобильдә тыңлый.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
Балада ничек тырыш укучы тәрбияләргә? Безнең киңәшләр ярдәм итәр.
-
Кышкы иртә Таһир Шәмсуаров шигыре
-
Фатих Әмирхан атналыгы Г.Тукай әдәби музеенда беренче тапкыр татар әдәбияты классигы, язучы, драматург, журналист һәм тәнкыйтьче Фатих Әмирханнның (1886-1926) 135-еллыгына багышланган «Фатих Әмирхан атналыгы» үткәрелә.